Авыл мәктәпләре укучылары Казанга  “АгроНТИ-2019” Бөтенроссия конкурсына җыелдылар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Авыл мәктәпләре укучылары Казанга  “АгроНТИ-2019” Бөтенроссия конкурсына җыелдылар.

 15 майда Казанда “АгроНТИ-2019” Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының   тантаналы ачылышы булды, ул Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты базасында 15-16 майда узачак. Конкурс  авыл мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында укучыларга  команда вәзгыяти биремнәре  тәкъдим ителәчәк, һәм алар мөстәкыйль төстә агрокоптерлар, роботлар һәм метеоҗайланмалар җыя алачаклар.

-          Читтән торып һәм базаның үзендә (очно)  төбәк этапларын үткәрү өчен Россия буенча  тугыз мәйданчыкларның берсе итеп  Казан  дәүләт аграр университеты  сайлап алынды.  Читтән торып үткәрелә торган этапта     3000 нән артык гариза бирелде, аларның 200 е базаның үзендә үткәрелә торган этапка узды. Конкурсның максаты – авыл җирләрендә урнашкан белем бирү оешмалары укучылары белән танышу һәм аларны милли технологик инициативаның (НТИ) технологик  өстенлекләре өстендә эшләүгә, шул исәптән авыл хуҗалыгында  санлы технологияләр куллануга, АПКны роботлаштыру бурычларына, авыл хуҗалыгында пилотсыз техникадан файдалануга җәлеп итү. Конкурс укучыларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыруга, шулай ук аларга яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте аграр университет  ректоры Айрат Вәлиев чараны ачып.

Ачылыш тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  урынбасары Тәлгат Таһирҗанов та катнашты. Ул конкурста катнашучыларга  уңышлар һәм үз-үзләрен күрсәтә алуларын теләде.

-          Конкурс  укучыларда иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белгечлекләр белән кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән.  Бүген авыл хуҗалыгы  илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче Россия икътисадының өстенлекле тармагы гына түгел, ә бәлки югары технологияле тармак та. Республика  терлекчелек комплексларында  робот-сыер савучылар, басуларда пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы  эшли. Әле моннан 20 ел элек боларның барысына да ышануы да кыен иде. Шуңа күрә аграр секторга тармакны алга җибәрергә сәләтле квалификацияле кадрлар кирәк, - дип әйтеп китте Тәлгат Таһирҗанов.

 Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International