Мәгълүм булганча, күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве вакытында РФ Салым кодексы нигезендә юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкарганда һәм алар белән килешү төзегәндә дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр аның өчен түләнмәгән яки дөрес түләнмәгән булса, Росреестр документларны карамыйча кире кайтара. Шул уңайдан Татарстан Росреестры дәүләт пошлинасын түләү, артык түләнгән дәүләт пошлинасын кире кайтару тәртибе, аның күләмен күпме киметергә мөмкин булуы һәм түләүдән кемнең азат ителүе турында искә төшерә.
Дәүләт пошлинасын түләү тәртибе
Дәүләт пошлинасын түләү теркәү гамәлләре кемгә карата эшләнгән булса, шул түләүчеләрнең үзләре тарафыннан, ягъни түләү документларында дәүләт пошлинасының дәүләт органына мөрәҗәгать иткән түләүче (хокук иясе) тарафыннан аның үз акчасы белән түләнүе күрсәтелгән шартларда аның вәкиле тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш.
Сезгә мәгълүм булсын:
Гариза бирүчеләрнең игътибарын әгәр дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса һәм хокукларны дәүләт теркәве турында гариза белән бергә түләү турында документ китерелмәсә, документларның карауга кабул ителмәвенә һәм аларның гаризаны тапшырган көннән алып, биш көн эчендә гариза бирүчегә каралмыйча кире кайтарылачагына юнәлтәбез. Күрсәтелгән срок дәүләт пошлинасы тулы күләмдә түләнмәгән очракларга да тарала.
Дәүләт пошлинасының күләме
Хокукларны дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасының күләме, килешүләрне (обременениеләрне) чикләүләр, шулай ук бердәм дәүләт күчемсез милекне теркәүгә (ЕГРН) һәм башка теркәү эшләренә үзгәрешләр керткән өчен дәүләт пошлинасы күләме Салым кодексы белән билгеләнгән.
Мисалга, физик зат шәхси хуҗалык, дача хуҗалыгы, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси гараж яки шәхси торак төзү яисә андый җир кишәрлегендә булдырылган яки булдырыла торган күчемсез милек объекты өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә хокукларны теркәргә мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы 350 сум күләмендә күздә тотыла.
Әгәр җир кишәрлеге “шәхси торак төзелеше”ннән кала киң файдаланылса (мәсәлән, блоктан торак өйләр салу), бу очракта физик затлар өчен дәүләт пошлинасы 2000 сум тәшкил итәчәк.
Уртак милек өлеше хокукында өлешне дәүләт теркәве мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәндә хокук килеп чыгу вакыты теркәү белән (хокук элегрәк барлыкка килгән мирас булып калган күчемсез милек, торак, торак-төзелеш, дача, гараж яки башка куллану кооперативы) бәйләнмәгән очракта дәүләт пошлинасы, хокукта өлеш күләме күпме булуга карамастан, һәр гариза бирүче тарафыннан тулы күләмдә түләнә. Мәсәлән, социаль ипотека программасы буенча сатып алынган фатирны милек итеп рәсмиләштергәндә гаиләнең һәр әгъзасы өлеше өчен 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк.
Бердәм дәүләт күчемсез милек мәгълүматларына, шул исәптән хокук иясе турындагы мәгълүматларга, әгәр кызыксындырылган затның гаризасы китерелгән булса, шулай ук дәүләт пошлинасы түләнергә тиеш булачак: физик затлар өчен – 350 сум, оешмалар өчен – 1000 сум.
Хокукларны дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме белән җентекләбрәк Росреестр сайтында танышырга мөмкин (“Физик затларга” өстәмә бит – “Бәясе, реквизитлары һәм түләү документлары үрнәкләре” – “Хокукларны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы күләмнәре”). Шулай ук Росреестр колл-үзәгенең бушлай телефоны буенча (8-800-100-34-34) консультация алырга була.
Түләнгән дәүләт пошлинасы
нинди очракларда кире кайтарыла?
Түләнгән дәүләт пошлинасы өлешчә яки тулысынча түбәндәге очракларда кире кайтарылырга тиеш:
1. Әгәр дәүләт пошлинасы законда каралгандагыдан зуррак күләмдә түләнсә. Түләнгән белән билгеләнгән дәүләт пошлинасы күләме арасындагы аерма кире кайтарыла.
2. Әгәр дәүләт пошлинасын түләгән кешеләр Росрестрга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр юридик яктан әһәмиятле гамәл кылудан баш тартсалар. Түләнгән дәүләт пошлинасы тулысынча кире кайтарыла.
3. Әгәр килешү якларының тиешле гаризалары нигезендә хокукны дәүләт теркәвен, күчемсез милеккә хокукны чикләүне, аның белән алыш-биреш ясауны туктату турында гариза бирелсә. Түләнгән дәүләт пошлинасының яртысы кире кайтарыла.
Дәүләт пошлинасын кире кайтару түләүченең яки аның ышанычлы кешесенең артык түләнгән акчаны кире кайтару турындагы гаризасы яисә суд карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Кире кайтару турындагы гариза, кире кайтару сәбәбен күрсәтеп, шәхсән яки вәкил аркылы юридик яктан әһәмиятле гамәлне кылуны сорап яшәү урынына мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук почта аша бирелә.
Түләүче өчен дәүләт пошлинасын түләгән кеше түләнгән акчаны кире кайтарырга дәгъва белдерә алмый.
Артык түләнгән акчаны кире кайтару турында гариза күрсәтелгән сумманы түләгән көннән алып өч ел дәвамында бирелергә мөмкин. Гаризага дәүләт пошлинасын түләү турындагы документның төп нөсхәсен теркәргә, гаризада акча күчерү өчен реквизитларны күрсәтергә кирәк: әгәр гариза бирүче ышанычлы зат булса, аның акча алу хокукына ышаныч язуы булырга тиеш. Юридик затлар акчаны кире кайтару турында гаризаны фирма бланкында рәсмиләштерәләр.
Кире кагу турында карар чыгарылса, дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый.
Мәгълүм булганча, Казанда түләнгән дәүләт пошлинасын кире кайтару мәсьәләләре буенча гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 2 нче подъезд, 10 нчы тәрәзә..
Дәүләт пошлинасын ничек азайтырга?
Дәүләт пошлинасы күләмен документларны электрон рәвештә биреп, шактый азайтып була. Шуның белән бергә күрсәтелгән өстенлектән бары тик физик затлар гына файдалана ала. Юридик затларга бу норма таралмый. Мәсәлән, физик затлар өчен милек хокукын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы күләме 2000 сум урынына 1400 сум тәшкил итә.
Дәүләт пошлинасын түләүдән кемнәр азат ителә?
Дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәләр:
1) дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары күчемсез милеккә хокукны теркәү һәм аның белән алыш-бирү ясау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткәндә:
2) Россия Федерациясе кодексы нигезендә аз тәэмин ителгән дип танылган физик затлар - РФ Салым кодексының 333.33 маддәсе, нче пункты, 22 нче пунктчасында каралган гамәлләр кылган өчен, күчемсез милеккә хокукларны чикләүне (обремениене) дәүләт теркәвеннән кала.
Гариза бирүчене аз тәэмин ителгән дип тану турында вәкаләтле органның (җирле үзидарә органының) карары әлеге ташламаны бирү өчен нигез булып тора.
3)Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары һ.б.лар.
Искәрмә:
Дәүләт пошлинасыннан азат итүгә хокукы булган физик затлар һәм оешмаларның кайбер категорияләренең тулы исемлеге Россия Федерациясе Салым кодексында (333.35 маддә) язылган.