Әйдә, Алексеевск!

2019 елның 14 мае, сишәмбе

172 алексеевскилы   “Казан марафоны-2019” да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы Татарстан районнары арасында иң яхшысы булды.

Алексеевск районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге спортчыларга, оештыручыларга һәм район хакимиятенә, шулай ук әлеге күләмле спорт чарасында катнашуда ярдәм күрсәткән бөтен  кешегә рәхмәт әйтә. Җиңүче районнарның өчлеге түбәндәгечә:

1 нче урында – Алексеевск районы,

 2 нче урында - Югары Ослан районы,

3 нче урында – Әгерҗе районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International