Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Алексеевск ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 16 майдан 20 майга кадәр район үзәгендә “Тоннель” операциясе узачак.
Әлеге операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак, машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык каешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук балигъ булмаган пассажирларны куркынычсыз ташу кагыйдәләрен тикшерәчәкләр. Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
***
13 майдан 22 сенә кадәр Алексеевск районы территориясендә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, юлның моның өчен билгеләнмәгән урыннарыннан чыгу фактларын бетерү, шулай ук торак пунктлардан тыш җәяүлеләр белән юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау (шул исәптән җәяүлеләр ут яктырткыч элементларны куллана торган урыннарда) буенча “Җәяүле кичүе” профилактик чаралары үткәреләчәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, киемдә ут яктырткыч элементлардан файдалану кирәклеге, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмәләр үткәрәчәкләр.