"Алексеевск чаң тавышлары" кыңгырау чыңы фестивале 1 июньдә булачак

2019 елның 14 мае, сишәмбе

 


 Фестивальнең темасы: «Покров и щит Руси святой». Фестиваль

Казан шәһәрендә “Ахтыр” дип аталучы Изге Ана иконасының пәйда булуының 440 еллыгына, шулай ук әһәмиятле даталарга:  чиркәвебезнең һәм бистәбезнең яклаучысы изге Алексийның 715 еллыгына (1314–1392), Троица-Сергиев лаврына нигез салучы преподобный  Сергий Радонежскийның 705 еллыгына, русның изге кешесе преподобный Серафим Саровскийның 265 еллыгына, рус флоты адмиралы Ф.Ф. Ушаковның 275 еллыгына багышлана.

Фестиваль өч көн дәвам итәчәк:

1 нче көн (31 май, җомга) кунаклар килү, фестиваль программасы белән танышу, чиркәүнең чаң кагу манарасында репетиция, мастер-класс, кичке сәгатьләрдә Изге Алексийны данлап гыйбадәт кылу;

  2 нче көн (1 июнь, шимбә) – катнашучылар килү, гыйбадәт кылу, Гала-концерт программасында чыгыш ясау, фестиваль программасында чыгыш ясау, “Осталар шәһәре”  халык һөнәрчеләре әйберләрен сату, гыйбадәт кылу, ачык һавада кичке концертта чыгыш ясау;

3 нче көн (2 июнь, якшәмбе)  гыйбадәт кылу, район мәдәният йортында концерт,  кунакларның һәм катнашучыларның китүе.
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International