Яшь буын рәхмәт әйтә

2019 елның 14 мае, сишәмбе
Җиңү көнендә, 9 майда, редакциягә хат килде. Аны Бөек Җиңүнең оныкчыгы – район үзәгенең Советлар Союзы Герое Иван Кочнев исемен йөртүче 2 нче мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Святослав Шалкинский язган. Сугыш балаларына хат “Бала чаклары Бөек Ватан сугышына туры килгән хөрмәтле ватандашлар, без сезгә, сезнең буын кешеләренә әниләребезне һәм әтиләребезне тәрбияләгәнегез өчен бик рәхмәтлебез. Сез сугыш вакытында күпме авырлыклар һәм михнәтләр кичердегез. Сезгә авыр хезмәтләр башкарырга туры килде, ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысын күрдегез. Мин сезне бик кызганам һәм сезне, сезнең каһарманлыгыгызны һәм батырлыгыгызны хөрмәт итәм. Ул елларда бик күп балалар яшәде, күбесе авырулардан үлде, күпләр пулялар астына эләктеләр, янгыннарда яндылар, ләкин сез исән калдыгыз, сез яшисез һәм әле тагын бик күп еллар яшәрсез, дип өметләнәм. Сез – безнең геройларыбыз. Яулаган Җиңүдә сезнең дә өлешегез бар, бигрәк тә сез икътисадны, илнең оборона сәләтен үстерү өчен күп эшләдегез. Минем гаиләмдә дә ветеран туганнар – сугыш чоры балалары бар. Мин аларны бик яратам һәм алар белән горурланам. Минем карт әбием Шалкинская Александра Николаевна ул еллар турында ишетеп кенә белми. 2019 елның 18 мартында карт әбиемә 93 яшь тулды. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул вакытта әбием әле җиде сыйныфны гына тәмамлаган була. Әбиемә кем генә булырга туры килми: “Красный восток” совхозы бухгалтериясендә, кырчылыкта һәм трактор бригадасында учетчик та булып эшли ул. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң маллар өчен печән әзерләгән басуларда повар, аннары фуражир була. Аның вазыйфасына бөртекне кабул итеп, аны элеваторга озату керә. Әбием энесе белән 15 чакрым ераклыкка утынга йөрүләрен, аннары аны чаналарга төяп алып кайтуларын искә төшерә. Юлда үзләре кебек үк юлаучыларны очраталар. Нигездә болар өлкән яшьтәге кешеләр була. Кайчак аның хәтеренә ачлык күренешләре калкып чыга. Аның таныш малае, ачлыкка түзә алмыйча, тәрәзә аша бер валчык ипи табу өчен ашханәгә керә, ләкин тәрәзә уемына кысылып кала, һәм тәрәзәне кисәргә туры килә. Әбием озак еллар Алексеевскида башлангыч сыйныфлар укытучысы, аннары милициянең балалар бүлмәсендә инспектор булып эшли. Бистәбездә карт әбиемне күпләр белә һәм хөрмәт итә. Бабам Бочкарёв Александр Николаевич 1940 елның 12 октябрьдә туа. Әтисе Бочкарев Николай Александрович, күп кенә якташлары кебек фронтка киткәндә, ул бик кечкенә булып кала. Бабайның сугыш чоры бала чагы авыр була. Ул әнисен күрми диярлек, чөнки сугыш вакытында әнисе тракторчы булып эшли һәм ул гел эштә була... Бабам барысын да: ачлыгын да, ялангачлыгын да, черек бәрәңге җыюларын да, алабутадан көлчә пешереп ашаганнарын да, вика кесәле эчкәннәрен дә, бәйрәмнәрдә генә эләгә торган кечкенә шикәр кисәгеннән дә нинди ләззәт алуларын да яхшы хәтерли. Бала чагы авыр шартларда үтсә дә, ул менә дигән кеше булып үсә. Өч ел армиядә хезмәт итә, аннары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли, ә пенсиядә Россия язучылары берлеге әгъзасы булып китә һәм җиде шигырьләр җыентыгы чыгара. Аның күп кенә шигырьләре сугыш елларына багышланган. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар. Без сезне хәтерлибез. Без сезнең белән горурланабыз!”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International