Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Алексеевск ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 16 майдан 20 майга кадәр район үзәгендә “Тоннель” операциясе узачак.
Әлеге операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак, машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык каешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук балигъ булмаган пассажирларны куркынычсыз ташу кагыйдәләрен тикшерәчәкләр. Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.