Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 елның 14 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һаваның максималь температурасы +34 градуска кадәр булган бик эссе көн сакланачак.
Күңелсез метеорологик күренешләр: 2019 елның 13 маенда кич белән, 14 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән яшен көтелә, көньяк-көнчыгыштан кыска вакытлы җил көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр, көндез 22 метрга кадәр җитә, көндез боз явуы ихтимал.
2019 елның 14 маена:
2019 елның 13 маенда кичке 6 дан 2019 елның 14 маенда кичке 6 га кадәр
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8, көчәйгән вакытта 14 метрга кадәр, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+20º.
Һаваның максималь температурасы көндез +26..+31º.