Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Алексеевск районына килде

2019 елның 10 мае, җомга

  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Алексеевск районына килде. Президент басулар өстеннән очып узганнан соң район башлыгы Сергей Демидов, инвесторлар, Алексеевск муниципаль районының хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, авыл  җирлекләре башлыклары белән очрашты. Эш визиты вакытында Президентны аграр мәсьәләләр буенча  РФ Дәүләт Думасы комитетының беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм ТР икътисад министры Фәрит Абделганиев озата йөрде. Сәяхәтнең төп максаты урып-җыю эшләренең барышы белән танышу иде. Рөстәм Миңнеханов килүгә үк КФХ экспозицияләре һәм җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе, шулай ук сәнәгать мәйданчыгы резидентлары проектлары белән танышты.

  Сөйләшү барышында  авыл хуҗалыгы объектларыннан максатлы файдалану темасы күтәрелде.
 - Мондый объектлар нинди дә булса производствоны тагын да үстерү өчен әйбәт база була ала, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.
Татарстан Республикасы Илбашына  бистә мэры Игорь Свистунов болай дип мөрәҗәгать итте:
- Татарстанда  күп фатирлы йортлар яннарындагы территорияләрне төзекләндерү буенча программа гамәлгә ашырыла. Ләкин анда шәһәрләр генә катнаша ала.  Әлеге программага шәһәр тибындагы бистәләрне дә кертергә ярамыймы?

  • Әлбәттә, - дип җавап бирде Президент, -  бу яктан без шәһәр җирлеген һәм шәһәрне аерырга тиеш түгелбез. Авыл кешеләре дә, шәһәрнекеләр дә үзләрен  бердәй уңайлы шартларда хис  итәргә тиешләр. Моны эшләргә була.
      
     Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов районның авыл эшчәннәренә кыр эшләрен тизрәк бетерүләрне теләде. 


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International