Үлемсез полк Алексеевск урамнарыннан үтте

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

 

Алексеевск районының биш меңнән артык кешесе   туганнары һәм якыннарының  –  Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын күтәреп, үзәк урамнардан үтте.

 Үлемсез полк Җиңү парадына кушылды. Район мәктәпләре укучылары, шулай ук аграр колледж студентлары сафка тезелеп, җырлый-җырлый ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары алдыннан уздылар.

Тантаналы митингта бәйрәмгә килүчеләрне Җиңү көне белән район башлыгы Сергей Демидов котлады:
 -Алдыгызда баш иябез, кадерле ветераннар!  Без сезгә  һәм фидакарьлегегез  өчен чиксез рәхмәтлебез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм озын-озак яшәвегезне телибез. Ватан өчен сугышларда һәлак булучыларга – мәңгелек дан!

Татарстан Республиккасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән
 алексеевскилыларны биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе  Федор Батков котлады:

-         Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне бөтен халык бәйрәме – фашист илбасарларын Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бүген без  һәлак булганнарның  якты истәлеге алдында баш иябез һәм бүген яшәүче  геройларга – фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә,  тиешле хөрмәт күрсәтәбез.    Батырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез, бетмәс-төкәнмәс  күңел күтәренкелегегез һәм туган республикабыз тормышында актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә,  хөрмәтле ветераннар!  Озын гомер кичерегез! Бөек Җиңү көне белән!

Һәлак булган сугыш геройлары бер минут тынлык белән хөрмәтләп искә алынды. Аннары метроном 60 секунд санаганнан соң залп яңгырады һәм күккә йөзләгән һава шарлары күтәрелде.

Бәйрәм район мәдәният йортында концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International