Район башлыгы котлавы

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

 

Хөрмәтле алексеевскилылар!  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан котлауларыбызны кабул итегез!

 Бу - чын мәгънәсендә  Россия халкының төп бәйрәме. Бу көнне без Ватаныбызның  азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан иткән бөтен кешене  искә алабыз. Ул еллар вакыйгалары кагылып үтмәгән бер генә гаилә дә юк.

Күз яшьләре, кайгы-хәсрәт аша килгән бу җиңү  киләчәк буыннарга тыныч яшәргә, һәр яңа туган көнгә сөенергә, сөекле туган ягыбыз хакына эшләргә мөмкинлек бирде.


 Бүген без тарихның  фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан тере шаһитларына  чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Ватан хакына гомерләрен корбан иткән сугышчыларга – дан!

Бүгенге истәлекле көндә яшь буынга, тынычлыкны саклагыз, үз Ватаныгыз белән горурланыгыз, Туган илебез иреге өчен көрәшкәннәр турында истәлекне кадерләп саклагыз, дип мөрәҗәгать итәсе килә.

 Фашизмны Җиңүгә  гомерләрен биргән сугышчыларга якты истәлек.

 Хәзер яшәүче ветераннарга батырлыклары өчен  рәхмәтебез чиксез. Аларга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International