9 май алдыннан Алексеевскида Советлар Союзы Герое Иван Кочневка истәлек тактасы ачылды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

9 май алдыннан Алексеевскида Советлар Союзы Герое Иван Кочневка истәлек тактасы ачылды.

Хәзер район үзәгенең Советлар Союзы Герое исемен йөртүче  икенче мәктәбе диварында истәлек тактасы эленеп тора.

  Ачылышта  геройның ике кызы: Елена Ивановна Данеева һәм Надежда Ивановна Егорова , Иван Кочневның оныклары катнашты.  Мәктәп укучыларын  шушы истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм район хәрби комиссары Владимир Макаров  котлады. Район   һәм мәктәп администрациясе җитәкчеләренә Иван Кочневның оныкасы Елена Сладкова рәхмәт  сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

-         Бүген сезнең белән бергә бабамның истәлеген хөрмәтләп искә алу минем өчен  зур дәрәҗә, - диде    ул мәктәп укучыларына. – Мин аны исән килеш күрмәсәм дә, бала чактан ул аның Герой булганын белә идем.  Моны мин аның сугышчан  иптәшләре хатларыннан, газета һәм китаплардан укып белдем. Һәр гаиләнең үз герое бар, һәм без аларның безнең өчен нәрсәләр эшләүләрен онытырга тиеш түгелбез.

Тантаналы өлештән соң  мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен актлар залында концерт булды.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International