ГРАЖДАННАРГА ТӘКЪДИМНӘР: ВИРУСЛЫ ТАЛПАН ЭНЦЕФАЛИТЫ һәм аны булдырмау чаралары

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

   Талпаннарның уяну чоры нәкъ менә апрель ахыры-май башларына туры килә. Иң актив чорлары, әлбәттә, кояшлы май-июнь айлары. Соңыннан аларның активлыгы кими төшә һәм август-сентябрь айларында янә күтәрелеп ала. Талпан тешләве аша инфекция йоктыру куркынычы октябрь айларына кадәр сакланырга мөмкин. Хәтта урманга бармаган кешенең дә талпан аша чир йоктыру хәвефе бар. Мәсәлән, йорт хайваннарыннан, башка кешенең киемнәреннән, чәчәкләрдән, агач ботакларыннан, паркларда ял итеп йөргәндә... 
     
   Энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугайлар урманга караганда да куркынычрак, ди белгечләр. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар аз очрый. Нарат урманында алар бөтенләй юк диярлек. 
   Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар. Бөҗәкләр көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап "эшлиләр". Һава температурасы + 7, +22 градуста бөҗәкләр явы көчлерәк була. Ә нык эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта "эшкә чыгуларын" да онытмаска кирәк. Исегездә тотыгыз: талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре - иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы.
   Җил искән яктан кешенең якынлашуын талпан 15-20 метр ераклыктан ук сизә. Шуңа алар, урман эченә караганда, кешеләр йөри торган сукмак буйларын ныграк ярата. Киемгә эләгү белән талпан тиз генә өскә үрмәли һәм җайлы урын эзли. Гадәттә баш тиресенә, колак артына, култык астына, корсакка ябыша. Кеше аның тешләгәнен сизми дә кала.Белгечләр әйтүе буенча, безнең республикада һәм илнең башка күп төбәкләрендә еш очрый торган һәм иң куркыныч инфекцияләр — талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы).  Талпан энцефалиты аеруча авыр чир, ул нерв системасы бозылу нәтиҗәсендә параличка, эпилепсиягә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. 
                   
                             Беренче билгеләр
   Кинәт температура күтәрелү, өшү-калтырау, укшыту, косу, баш, буыннар, тән авырту, бит, күзләр кызару, ә 3-5нче көннәрдә инде саташу, хәлсезлек, бизгәк тоту, кул-аяклар хәрәкәте бозылу башлана.
Кайвакыт талпан тешләгән урын кызарып тора, диаметры 60 сантиметрга кадәр җитә. Мондый эритема барлыкка килү Лайм авыруы хакында хәбәр итә. Грипп билгеләренә охшаш халәт тә күзәтелергә мөмкин: температура күтәрелү, баш авырту, лимфа төеннәре зураю һәм башкалар. Соңрак йөрәк һәм нерв системасында тайпылышлар башлануы да бар. Дәваланмаган очракта авыру озайлыга әйләнергә мөмкин.
   Авыруның беренче билгеләре башлану белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан инфекциясенә шик булган очракта, авыру шунда ук дәваханәгә салынырга тиеш.

                           Тешләмәсен дисәгез...
   -Талпан энцефалиты белән авыруны булдырмауның иң яхшы чарасы — бөҗәктән тешләнмәү. Моның өчен урманга барганда дөрес итеп киенергә кирәк. Ныклы, шуып торган ачык төсле тукымадан тегелгән комбинезон яхшы булыр. Киемдә талпанга тәнгә керер урын калмаска тиеш: күлмәк якасы тәнгә сылашып торырга, куртканың капюшоны булырга, озын җиңле күлмәк — чалбарга, чалбар балагы итекләргә кыстырылган булырга тиеш. Баш киеме мотлак, - ди табиблар. — Талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланалар, аны тәнгә һәм киемгә сиптерергә кирәк. Юлда сәгать саен үзеңне һәм юлдашларыңны тикшереп торырга кирәк. Тукталышлар һәм төн кунулар үләнсез, комлы урыннарда яисә коры нарат урманнарында булсын.

                               Кадалган очракта...
   Табиблар мондый киңәш бирә. Талпанны үзеңдә ачыклау белән, аның борынын, тәндә калдырмаска тырышып, тартып алырга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны тәннән никадәр тизрәк аласың, ул шулкадәр азрак инфекция кертеп өлгерә. Бу эшне медицина хезмәткәре башкарса, яхшырак булачак.
   Тиз арада медицина ярдәме табып булмаган очракта, талпанны үзеңә алырга туры килә. Аны болай эшлиләр: пинцет ярдәмендә яки чиста марля уралган бармаклар белән талпанның авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга. Кискен хәрәкәтләр ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Әгәр башы тәндә калды икән, спиртлы яки йодлы марля белән яра урынын сөртергә һәм кыздырылган энә белән башын алырга кирәк.
   Тәннән алынган тере талпанны гына инфекциягә тикшереп була. Моның өчен аны юеш кәгазь яки салфетка куелган чиста савытка салып, ике тәүлек эчендә дәваханәгә илтергә кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
   Вируслы талпан энцефалиты авыруын кисәтүнең төп юнәлеше — вакциналау. Аның схемасын һәм төрен табиб билгели. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина нәтиҗәсе — 95 проценттан артык. Вакцинаны талпан энцефалиты чоры башлануга ике атна кала вакыттан да соңга калмый ясарга кирәк.


  
                     Талпан тешләвен тиз арада ничек белергә?
 Зур, ач талпан кара яки караңгы көрән төстә, 3-4 мм зурлыкта була. Яссы тәнле, аяклары кыска, башы кечкенә. Тешләгәннән соң ул зурая, озынлыгы 3 см га җитә, түгәрәкләнә. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тире астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International