Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган мәкаләләр сериясен бастыруны дәвам иттерә.
Cугыш елларында армия һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә Татарстанның әһәмияте шактый арта. Өстәвенә Татарстанның аграр секторында хатын-кызлар әйдәп баручы көч була. Татарстан колхозларында алар гомуми хезмәт көннәре санының 70-75 процентын эшлиләр, совхоз эшчеләренең 75 процентын тәшкил итәләр.
Мәктәп укучылары да өлкәннәрдән калышмый. Балалар хезмәте утауда, печән чабуда, ашлык суктыруда, игеннәрне урып-җыюда һ.б.да аеруча киң файдаланыла. Авыл мәктәпләрендә уку елы тиешледән соңрак башлана. Татарстанның Теньков районыннан (хәзерге Югары Ослан районы) Әминә Юнысова болай дип искә ала:
- Сугыш башлангач без 12 яшьтән ел саен өчәр ай колхозда эшләдек. Бала булуыбызга да карамастан, иртәнге 3-4 тә уяталар иде. Иртән торулары авыр була иде. Төрле эшләр башкардык. Печән чабуда эшләвебезне хәтерлим: малайлар печән чаба, ә без баштан төшкә кадәр киптереп өлгерү өчен аны көлтәләргә бәйли, аннары әйләндерә идек, ә кич белән тагын көлтәләргә бәйләдек. Көне буена шулкадәр арый идек ки, кичкә аякларыбызны көч-хәл белән сөйрәп алып, өйгә кайтып егыла идек.