Чәчү экваторны узып китте
Район хуҗалыклары 7 майда 28 мең гектардан артык сабан культуралары чәчтеләр, бу гомуми чәчү мәйданнарының 52 процентын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләре бөртекле сабан культураларын 16300 гектар җир куенына салдылар, бу планның 58 процентын тәшкил итә. Шуларның 5 мең гектарга якынын сабан бодае алып тора. Район хуҗалыклары арасында «Алга» һәм «Родина» колхозларын аерып күрсәтергә була, әлеге хуҗалыкларда бөртекле сабан культураларын чәчү шул рәвешчә 72 һәм 68 процентка төгәлләнгән. «Трио» хуҗалыгында бу эшне тулысынча төгәлләделәр, биредә 1000 гектардан артык сөрү җиренә орлык салынган.
Хуҗалыклар шулай ук терлек азыгы, техник культуралар чәчүне дә дәвам иттерәләр. Мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда көнбагыш чәчү төгәлләнеп килә. Барлыгы әлеге культура 5726 гектар чәчелде. Туфракны культивацияләүдә эшләүче иң яхшы механизаторлар билгеләнде.
7 майга 180 ат көченнән кимрәк куәтле тракторларда эшләүче механизаторлар арасында «Родина» колхозыннан Эркен Нәбиев җиңүче булды, ул ДТ-75 тракторында 574 гектар мәйданда туфрак эшкәртте. «Алга» колхозы механизаторы Марат Габидуллин – икенче, ВЗП «Көньяк Алексеевск» хуҗалыгыннан Сергей Мынов - өченче урында. 180 ат көченнән артыграк куәтле агрегатларда эшләүче механизаторлар арасында «Алексеевск» халык предприятиесеннән Артем Самсонов беренче урынны алды, ул К-744 тракторында 1000 гектар культивацияләде. ВЗП “Биләр” хуҗалыгыннан Геннадий Гаврилов икенче булды. Өченче урында - ВЗП «Төньяк Алексеевск» хуҗалыгыннан Александр Поварницын.