Фронт юллары буйлап

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Россиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә  гаилә дә юк. Һәр гаиләнең үз батыры бар. Никита Боровков карт әбисе Анна Фадеевна һәм карт бабасы Михаил Семенович Биряковлар турында сөйли:

 - Минем карт бабам 1917 елда Нурлат-Октябрь районының  Әмзә авылында эшче гаиләсендә туа.  Ул бик иртә ятим кала, һәм аны баласыз гаилә тәрбиягә ала.  Аның тормышы авыр, ләкин кызык була. Аны эшкә кая гына җибәрмәсеннәр, ул сәламәтлеген һәм көчен кызганмый хезмәт куя.

  40 нчы елда бабай армиягә алына, сугыш башланганда чик  буенда хезмәт итә. Беренче көнне үк контузияләнә һәм ишетми, сөйли алмый башлый. Санчастьтә дәваланып алганнан соң яңадан фронтка китә. Махсус машиналар взводы командиры булып хезмәт итә. Аның вазыйфасына  самолетларга ягулык-майлау материаллары, су салу һәм аларга кыр аэродромнарында хезмәт күрсәтү керә.  Михаил Семенович рационализаторлык тәкъдимнәрен камилләштерүдә һәм кертүдә  күп эшли. Аның инициативасы белән һәм аның җитәкчелегендә  барлык БМЗлар керосин белән эшләүгә күчерелә.  Аның взводы 40 мең чакрымга якын  фронт юллары буйлап уза. Йөк машиналары  2800 тоннага якын ягулык һәм май китерәләр, аларны хәрби заданиегә баручы 2200 самолетка салалар. Фидакарьлеге, инициативасы һәм авиаполкларга хезмәт күрсәтү буенча югары оешкан эше өчен фронтовик “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

 Карт әбием 1919 елда Ворошиловоград өлкәсе, Лозно-Александровск  районының Михайловка авылында туа. Карт әбием сугышны тыныч хезмәттә каршылый. Рубеженск  торак-технология техникумын тәмамлаганнан соң  химия заводында лаборантка булып эшли. Бөтен ватанпәрвәр хатын-кыз кебек үк, сугышның беренче көнендә үк шәһәр хәрби комиссариатына бара.  Ләкин аны фронт урынына өч айлык телеграфчылар курсларына укырга җибәрәләр. Аларны тәмамлаганнан соң  аэродромга хезмәт күрсәтүче 464 нче батальонга озатыла.  Ул вакытта батальон  Украина торак пунктлары: Рубежное, Лисичанск һәм башкалар кергән  авиабаза районына хезмәт күрсәтә торган була.  Ул 4 нче  һава армиясе составында ефрейтор булып хезмәт итә башлый. Карт әбием командованиенең һава сугышындагы самолетлар белән турыдан-туры элемтәсен тормышка ашыра.

Михаил белән Анна фронтта очрашалар. Алар икәү бергә Төньяк Кавказда хезмәт итәләр, шуның өчен “Кавказ оборонасы өчен” медале белән бүләкләнәләр. Аннары часть 2 нче Белоруссия фронтына күчерелә. 1944 елда Польшада аларның батальоны “Сугышчан Кызыл Байрак”ордены белән бүләкләнә. Ә алар үзләре “Варшаваны алган өчен” медаленә лаек булалар. Аннары Германия территориясендә каты сугышлар бара. Аларның часте Берлинны штурмлауда катнаша. Карт әбием рейхстаг диварына үз имзасын куя. Җиңүдән соң алар өйләнешәләр, ә хезмәтләрен Германия территориясендә совет гаскәрләре составында дәвам иттерәләр. Аларның  хәрби  хезмәте әйтеп кителгән медальләрдән тыш,  I  һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп кенә башка сугышчан бүләкләр белән билгеләп үтелә.

Алар 1948 елның октябрендә гаилә башлыгы туган ягына – Татарстанга кайткач кына өйләнешәләр.  Биредә аларга тыныч тормышка ияләшергә туры килә. Михаил Семенович Бутлеров исемендәге совхозда – прораб, ә Анна Фадеевна китапханәче булып эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International