Алексеевск районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты 

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Алексеевск районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Делегацияне  район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде. Тантаналар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.

 Безнең районнан Президент белән очрашуга сугыш ветераны Михаил Петрович Константинов, фронтовикның тол хатыны Антонина Кузьминична Самсонова һәм тыл хезмәтчәне Ләлә Мостафа кызы Вәлиева барды.  Алардан тыш делегация составына  Әфганстан сугышы ветераннары Николай Гордеев һәм рухани Павел Чурашов, шулай ук районның хәрби комиссары Владимир Макаров һәм  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина да керде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International