Юл хәрәкәтен ябу турында

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү көнендә  район үзәгендә  бәйрәм парадында  катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында  автотранспорт хәрәкәте ябылачак.

 Иртәнге 7 дән көндезге 12 гә кадәр хәрәкәт “Кама” кинотеатрыннан Калинин һәм Суворов  урамнарындагы юл чатларына кадәр ябылачак.

 12 дән төнге 11 гә кадәр хәрәкәтне "Оазис” сәүдә комплексыннан Калинин һәм Суворов  урамнарындагы юл чатларына кадәр ябачаклар.

Кичке күңел ачулар вакытында  транспорт чараларын кую урыны 2 нче Алексеевск урта мәктәбе стадионында оештырылачак. Анда Гоголь урамы ягыннан  керергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International