Җиңү көнен бәйрәм итү анонсы

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү “Үлемсез полк”  йөреше белән «Кама» кинотеатры янында иртәнге 8дә башланачак. “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар тынлы оркестр озатуында Ленин, Совет урамнары буйлап узачак, ә аннары бәйрәм парадына кушылачак.

Иртәнге 9да бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куюдан башланачак. Сәгать 10да традицион спорт эстафетасы узачак. Шул ук вакытта район мәдәният йортында “Исәннәр хакына” исемле  бәйрәм концерты булачак. Сәгать 12 туларга егерме минутта чиркәүдә һәм мәчеттә сугышта һәлак булганнар рухына дога кылыначак.  12нче яртыда район мәдәният йортында ветераннар өчен «Бөтенесенә - бер Җиңү» (На всех - одна Победа”) "огонек"ы булачак.

 Кичке  5тә Чиркәү мәйданында балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылачак. 6нчы яртыда спорт ярышлары булачак. Шул ук вакытта халык күңел ачулары – ачык һавада концерт күрсәтеләчәк.   10нчы яртыда күк йөзен бәйрәм салюты яктыртачак! Күңел ачулар төнге 12 нче яртыга кадәр дәвам  итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International