Сабан ашлык чәчү дәвам итә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Сабан ашлык чәчү дәвам итә

Район хуҗалыклары бөртекле сабан культуралары чәчүне дәвам иттерәләр. 29 апрельгә 8 мең гектар сөрү җире чәчелгән, шуларның биш меңе арпага туры килә. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре барлыгы  исә 10,5 мең гектар сабан культуралары чәчкән. Чәчүдә  “Алга” һәм “Родина” колхозлары әйбәт темп алды,  аларда шул рәвешчә мәйданнарның  33 һәм 32 проценты чәчелгән. Шулай ук «Трио» хуҗалыгында да күрсәткечләр яхшы (биредә 30 процент чәчелгән).

Моннан тыш, район хуҗалыклары көнбагыш чәчүгә керештеләр, ул 1400 гектарда чәчелгән инде. Эш йомгаклары буенча иң яхшы механизаторлар билгеләп үтелде. Егәрлеге 180 ат көченнән кимрәк тракторларда эшләүче механизаторлар арасында Александр Цыганов (Төньяк Алексеевск ВЗП), Илдар Чәпчәков (“Алга” колхозы) һәм Җәгъфәр  Вәлиуллин (И.К. Хаматвәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы) иң яхшылар дип табылды.

Егәрлеге 180 ат көченнән югарырак тракторларда эшләүче механизаторлар арасында Александр Чубынин (Көньяк Алексеевск ВЗП), Илнур Шәфигуллин (“Родина” колхозы), Дмитрий Евланов (Биләр ВЗП) алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International