Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Якты Олы көн бәйрәме белән котлый
Алексеевск районының хөрмәтле правослау динендәге кешеләре!
Сезне якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Олы көн белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм төп гомумкешелек кыйммәтләрен – шәфкатьлелекне, яхшылыкны һәм кешеләрне яратуны гәүдәләндерә, анда кешеләрнең тынычлыкка, татулыкка һәм иҗат итүгә омтылышын күрсәтә. Христианлыкның чын кыйммәтләре якының турында кайгыртуда икәнлегенә шик юк, мәхәббәт һәм игелеклелек киләчәктә дә күп конфессияле республикабызның рухи яктан яңаруына һәм үсүенә булышачак.
Олы көн ике мең елдан артык бер-береңне гафу итәргә кирәклекне искә төшерә, кешеләрне мәңгелек кыйммәткә ышану белән берләштерә.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән яхшылык, сәламәтлек, тынычлык һәм муллык телим. Һәр көнне өегез ямьгә күмелсен, җылылык, бәхет һәм шатлык белән тулсын!