Чиркәүдә төнге гыйбадәт кылучы мәхәллә кешеләре хач йөреше белән чиркәү тирәли әйләнделәр. Традиция буенча гыйбадәтханәгә килгән дин тотучылар бу бәйрәмдә гөнаһларыннан арындылар һәм куличларны изгеләндерделәр. Якты Олы көн (Пасха) белән мәхәллә кешеләрен Алексеевск благочиниесе благочинные, протоиерий Павел Чурашов котлады.
Ә төн уртасында күк йөзен бәйрәм салюты яктыртты. Икенче көнне төш вакытында бәйрәм гыйбадәте булды, аннан соң якшәмбе мәктәбендә балалар һәм ата-аналар өчен зур булмаган концерт куелды. Шул ук көнне Алексеевскига Куанычлы (Благодатный) ут алып кайтылды. Аны Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов алып кайтты.
Дин тотучылар гыйбадәтханәгә лампадалар, шәмнәр, ә кайберәүләр хәтта фонарьлар да алып килгән иделәр. Шулай ук Куанычлы ут Алексеевскиның барлык гыйбадәтханәләренә дә алып барылачак.
Элегрәк Куанычлы ут махсус рейс белән Иерусалимнан - Мәскәүгә, ә аннан Казанга кайтарыла иде. Аэропорттан республика руханиларының әлеге Пасха могҗизасының бер өлешен үз чиркәүләренә алып кайту мөмкинлекләре бар иде.
- Бу - бөек могҗиза, һәм без бүген данлыклы Алексеевск җирендә Куанычлы утны каршылауда катнашуыбыз белән бәхетлебез. Барыгызны да Якты Олы көн бәйрәме белән!” - дип уртаклашты мәхәллә кешесе Маргарита.