25 апрельдә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисад кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Duwaya Investment L.L.C» компаниясе директорлар Советы рәисе белән үзара ярдәм итешү турында килешүгә кул куйды.
Килешү Абделхәмит Мөхәммәд Дувайа җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бу атнада Министрлыкта булып узган эшлекле очрашуы нәтиҗәсе булды.
Яклар авыл хуҗалыгы продукциясен моннан ары экспортлау максатында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлкәсендә үзара файдалы икътисадый хезмәттәшлек ролен югары бәяләделәр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен, Фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка илләрен һәм Кытай Халык Республикасын товарлар белән тәэмин итү белән үзара кызыксынуларын расладылар.
Килешү якларның проектларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекнең барлык формаларын, шул исәптән моннан ары авыл хуҗалыгында, логистикада, төзелештә, сәнәгатьтә һәм социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тотучы дәүләт-хосусый партнерлык механизмын файдаланып үстерүгә, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инфраструктураны булдыру һәм үстерү турында ике яклы ниятләрне билгели.
Төзелгән килешү нигезендә «Duwaya InvestmentL.L.C» компаниясе Татарстан Республиккасы территориясендә агросәнәгать комплексы инфраструктурасын үстерүгә һәм төзүгә инвестицияләр кертергә ниятли.