2019 елның 26 апрелендә Россиянең барлык төбәкләрендә һәм 40 тан артык чит илдә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча массакүләм белемнәрне тикшерү үткәреләчәк.
Тестны оештыручы - төбәкләр яшьләр парламентлары белән бергә Дәүләт Думасы каршындагы яшьләр парламенты.
Акция Җиңү көне алдыннан узачак, анда кимендә 500 мең кеше катнашыр, дип фаразлана. Белемнәрне махсус мәйданчыкларда һәм проектның кдгр.рф сайтында онлайн режимында тикшерергә була.
Дәүләт Думасы үзәк мәйданчык булачак.
Тест сугыш батырлары, тылдагы тормыш, мәдәният, фән һәм Бөек Ватан сугышы вакытында нинди вакыйгалар булуы турында 30 сорауны үз эченә алачак. Тикшерү яшерен, аны җенесенә һәм яшенә карамыйча бөтен кеше үтә ала.