Чәчү эшләре колач ала бара
Район хуҗалыкларында 25 апрельгә дүрт мең гектарга якын сөрү җире чәчелде. Бөртекле сабан культуралары өч мең гектарга якын чәчелгән. Район хуҗалыклары төп басымны арпага ясыйлар, ул 2100 гектар чәчелгән инде. 430 гектар борчак җир куенына салынган, шуның 320 гектары “Алексеевск” халык предприятиесенә туры килә. Мең гектарга якын җирне терлек азыгы һәм техник культуралар биләгән.
Заманча агрегатлар “Алексеевск” халык предприятиесендә борчак чәчә.