Шәфкатьлелеге өчен бүләк
Алексеевск эшмәкәре “Хәйрия елы-2018” конкурсында җиңүче булды.
22 апрельдә Казан Кремлендә бөтен республикадан 80 хәйриячене бүләкләделәр. Алар арасында Наталья Вержакова да бар иде. Ул үзен “Шәхси эшмәкәр” номинациясендә күрсәтте һәм җиңүчеләр өчлегенә керде. Наталья Анатольевна һәм аның парикмахерлар коллективы “Кайгырту” приютына актив булышалар, анда тәрбияләнүчеләрнең чәчләрен бушлай кисәләр. Алар шулай ук бала-чага өчен мастер-класслар да үткәрәләр. Шул хәйрия эшчәнлеге өчен Наталья Анатольевна “Ел хәйриячесе” дипломы белән бүләкләнде.
- Безне күреп алулары минем өчен зур бәхет булды, - дип шатлыгын яшерә алмый Наталья Вержакова. – Менә инде 15 ел, без 2004 елда ачылганнан бирле, балаларның чәчен бушлай кисәбез. Зуррак кызларга прическалар ясыйбыз: аларның да бит матур һәм чиста-пөхтә буласылары килә. Мин аларга яхшы булуына, балалар бездән канәгать булып китүләренә сөенәм. Авыр хәлгә таруларына балалар гаепле түгел бит. Социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзинага һәм приют директоры Марина Солдатовага мине конкурска тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәт. Мин Кремльдә беренче тапкыр булдым. Миңа зур предприятиеләр һәм холдинглар җитәкчеләре арасында кече бизнес вәкиле буларак анда булуым икеләтә күңелле.
Казанда бу көнне районнан өч гаилә (рәсемдә): Алексеевскидан Кәбировлар, Лебединодан Тюкаревлар һәм Кыр Шунталысыннан Камаловлар да булды. Алар өчен Кремль буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Ә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында театраль тамаша һәм бәйрәм концерты булды.