17 апрельдән 26 сына кадәр бөтен республика территориясендә “Россия балалары” ведомствоара оператив-профилактика операциясе үткәрелә.
Акция балигь булмаганнар арасында наркоманиягә, шулай ук наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Әгәр сезгә наркотикларны тарату урыннары яки безнең районда наркотик матдәләр кулланучы кешеләр турында мәгълүм булса, бу хакта 8 (843) 291-29-08, 2-40-02, 2-42-02 телефоннары буенча хокук саклау органнарына хәбәр итүегезне сорайбыз. Яшеренлек гарантияләнә.