Махсус янгынга каршы режим турында

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә. Махсус   режим таләпләрен бозучыларга шактый гына штрафлар яный. Атап әйткәндә, гражданнар өчен штрафлар – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, ә юридик затларга - 200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр.

Әлеге чорда республиканың бөтен территориясендә коры үләннәрне һәм чүп- чарны яндыру, ачык утта азык әзерләү (учакта, мангалда), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк  зоналарында  һәм урман массивлары белән чиктәш   ачык территорияләрдә куркынычлылык дәрәҗәсе 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану катгый рәвештә тыела.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International