27 апрельдә районыбызда чираттагы “яшел”акция - Урман утырту көне булачак. Анда катнашу өчен оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре чакырыла.
Районыбыз парклары һәм кешеләр ярата торган почмаклары язгы яшеллеккә төренсен өчен Биләр урманчылыгы теләге булган бөтен кешене бу акциядә катнашырга чакыра.
Урманнар дәүләт фонды җирләрендә һәм килешенгән территорияләрдә утыртылачак.
Сораулар белән һәм консультацияләр алу өчен урманчылык белгечләреннән 2-67-25 (Алексеевск участок урманчылыгы), 40-2-37 (Зур Полянка участок урманчылыгы ), 40-9-36 (Баганалы участок урманчылыгы); 43-3-78, 43-3-25 (ГКУ “Биләр урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе) телефоннары буенча шалтыратып белешергә кирәк.
Торак пунктлар территорияләрендә агачлар утырту, “Биләр урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Нуруллин Рамил Равил улы әйтеп киткәнчә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары, милек хокукы итеп рәсмиләштерелгән кишәрлек хуҗалары, шулай ук челтәр һәм газ хезмәтләре җитәкчеләре белән килешенергә тиешлеген игътибарга алырга кирәк.