30 апрельдә көндезге 1 дә Алексеевск ш.т.б.да 2 нче спорт комплексының ябык йөзү бассейнында Юрий Алексеевич Гагарин кубогына йөзү буенча ярышлар булачак.
Ярышлар Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында XI спартакиада кысаларында узачак. Катнашучыларны теркәү вакыты – сәгать 1 дә, старт вакыты – 2 дә.
Ярышларга 18 яшькә җиткән һәм даими пропискасы булган кешеләр кертелә.