Татарстан
Республикасы Авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек
министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-
коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен
2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын
капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы
хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь
ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр
ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка
кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж
траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт
җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132
мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
Бу чаралар финанслашу принципларында гамәлгә ашырыла. Тиешле
эшләрне башкаруга авыл хуҗалыгы предприятиеләре чыгымнарының
30%ын каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 537 млн
сум бирү карала. 2019 елга расланган объектлар исемлеге нигезендә
кайбер хуҗалыклар төзелеш һәм ремонтлау эшләренә керештеләр дә
инде.
Бүгенге көндә Министрлыкта 2020 елга ихтыяҗларны билгеләү
исемлеген төзи башладылар. Күрсәтелгән программаларда катнашырга
теләүче хуҗалыклар районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Аларның телефоннары һәм адреслары
Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.