ТР Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Петровна Шабутдинова һәм ТР Алексеевск муниципаль районының Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Савельева Ольга Анатольевна Алексеевск районы муниципаль идарәсе органнарында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр:
- ТР Алексеевск муниципаль районының Биләр авыл җирлеге белгече Варламова Любовь Сергеевна;
–– ТР Алексеевск муниципаль районының Родники авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зайцева Надежда Валентиновна;
- ТР Алексеевск муниципаль районының Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Каныгина Надежда Геннадьевна;
- ТР Алексеевск муниципаль районының Урта Тигәнәле авыл җирлеге секретаре Мөлекова Гөлия Габделхан кызы;
ТР Алексеевск муниципаль районы Родники авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Яковлева Елена Александровна;
- ТР Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сөләйманов Ривкат Бари улы.