Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көнендә бүләкләр

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көнендә бүләкләр

Алексеевск районы Эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмасы республикада иң яхшы дип танылды.

Казанда  Эчке эшләр министрлыгының киңәшмәләр залында Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләре ветераннары көненә багышланган  бәйрәм чарасында   иң яхшы ветеран оешмаларын бүләкләделәр.

 Татарстанның Эчке эшләр  министрлыгы министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин  Алексеевск районы Эчке эшләр министрлыгы  ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһаповка  I дәрәҗә диплом һәм “ Россия полициясенә – 300 ел” юбилей медале тапшырды. Узган ел йомгаклары буенча  җирле оешма икенче ел рәттән авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында республикада иң яхшы дип танылды.

 Шул ук чарада министр Рәфис Шиһаповка  Эчке эшләр  министрлыгы  системасында күпьеллык  тел-теш тидермәслек  хезмәте, ТРның башлангыч ветеран оешмалары эшенә җитәкчелек итүе һәм анда актив катнашуы, яшь хезмәткәрләрне  әхлакый- патриотик тәрбияләүгә  зур өлеш керткәне өчен Эчке эшләр  министрлыгы   Россия советының “Хезмәттәге казанышлары өчен” ордены  тапшырды.

Эчке эшләр  министрлыгы ветераннары көнендә милиция һәм полициянең эшләүче һәм элеккеге хезмәткәрләре  республика башкаласында  Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булган хезмәттәшәренең  истәлеген хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International