Чәчүгә беренчеләрдән булып “Алексеевск” халык предприятиесендә, «Родина», «Алга», «Гомәров», «Хаматвәлиев», «Грунин» крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Ләйсән” производство кооперативында һ.б.ларда керештеләр.
Алар 1405 гектар арпа, 170 гектар бодай, 105 гектар терлек азыгы катнашмасы һәм 50 гектар борчак чәчтеләр инде.
Сишәмбе көнне "Алга" колхозында берьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр. Хуҗалык агрономы Владимир Пандузов сөйләгәнчә, чәчү тыныч режимда башланган:
- Бөтен техника әзер, орлыклар бар, ашлама җитәрлек. Чәчүдә әлегә нибары бер агрегат кына катнаша. Хәзер бөтен механизаторлар тырмалауда. Бүген туфрак эшкәртүне төгәлләячәкбез, һәм 10 агрегат чәчүгә җибәреләчәк. Кичкә таба тагын бер тракторны кырга чыгарачакбыз. Беренче чиратта терлек азыгы катнашмасы, арпа һәм солы чәчәчәкбез.
Туңга сөрү барлык хуҗалыкларда да диярлек төгәлләнде инде.