Алкоголь продукциясен кире кайтарып буламы
Алкоголь продукциясен кире кайтарып буламы? Бу сорау күпләрне борчый.
Баштан кулланучы шуны белергә тиеш: алкоголь продукциясен сату “ Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчү) чикләү турында”гы 22.11.1995 ел, 171-ФЗ санлы Россия Федерациясе Федераль законы белән регламентлана.
Алкоголь продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләреннән кала, лицензияләнергә тиеш, сатучы кулланучыга күренеп тора торган урында лицензиянең саны һәм гамәлдәге срогының, шулай ук аны биргән орган турында мәгълүматны тәкъдим итәргә бурычлы.
Россия Федерациясе территориясендә ваклап сатудагы алкоголь продукциясе рус телендә язылган мәгълүмат белән озатыла, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр булырга тиеш:
Шулай булгач, алкоголь продукциясен нинди очракта кире кайтарырга була?
Азык итеп кулланыла торган продуктлар “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның аерым пункты белән җайга салына, бу сорауга җавапны шуннан эзләргә кирәк тә.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон буенча алкогольне җитештерүдә брак яки кимчелеге ачыкланганда, мәсәлән, яраклылык срогы чыккан яки төрү материалы бозылган булса, әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз яки зарарланган булса гына сатып алучы аны кире кайтаруны рәсмиләштерергә хокуклы, чөнки азык-төлек категориясенә керүче товарлар кире кайтарылмый, дип санала.
Әгәр сез бер шешә коньяк яки шампан шәрабе сатып алсагыз һәм аның белән барысы да тәртиптә булса, ә сез кире кайтарырга уйласагыз, сезгә беркем дә аны кире кайтарырга тиеш түгел. Андый продуктлар “тиешле сыйфатлы” категориясенә керә, димәк, сездә сатучыга бернинди дәгъва да була алмый. Бу очракта хәтта бер шешәне икенчесенә алмаштырырга да ярамый. Болай гына “кире кайтарырга” ярамый, ләкин биредә дә искәрмә бар.
Бу кагыйдәдән өч искәрмә бар:
Әгәр сезне нәкъ менә нәрсә алуыгыз белән алдасалар, чекны алып кибеткә барырга һәм дәгъва белдерергә мөмкин. Әлбәттә, сезне алдауларын исбатларга кирәк булачак, мәсәлән, шешәгә ябыштырылган кәгазьдә югарыда күрсәтелгән мәгълүматларның берсен хәбәр итмәгәннәр. Әгәр сез алкогольнең срогы чыгуын ачыкласагыз, үзегезне котлый аласыз, андый алкоголь яраксыз булып тора, шуңа күрә аны сату законга каршы килә. Әйтергә кирәк, алкоголь продукциясе җентекләп тикшереп торыла, шуңа күрә, кагыйдә буларак, мондый хәлләр бик сирәк очрый.
Товарның җитешсезлекләрен тапкан очракта сатып алучы андый товарны сыйфатлы товарга алмаштыруны яки сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән таләпләрне тәкъдим итү урынына сатып алучы товардан баш тарта һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә ала. Шуның белән бергә сатып алучы сатучы таләбе буенча сыйфатсыз товарны кайтарып бирергә тиеш.
Алкоголь сатып алганда игътибарлы һәм аны кире кайтарып бирү мәсьәләләрендә юридик яктан белемле булыгыз.
Татарстан Республикасы
Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Чистай территориаль органы