2019 елның 22 апрелендә кичке 6 дан 2019 елның 23 апрелендә кичке 6 га кадәр оператив һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән аз гына яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез көчәйгәндә 12 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3 ..+5º, көндез һаваның максималь температурасы +13..+15º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән аз гына яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1 ..+6º, көндез һаваның максималь температурасы +10..+15º.
2. Гидрологик хәл
Татарстан территориясендә су агымында ташкын суларының биеклеге кимү күзәтелә, күпчелек су агымнарында су дәрәҗәсе кимүгә таба якынлаша.
Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 52,02 м (+6 см), куркыныч критик дәрәҗәсе 54,24 м.
Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 62,98 м (-9 см), куркыныч критик дәрәҗәсе билгесе 65,9 м.
Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә су дәрәҗәсе 53,28 м (+12 см), куркыныч критик дәрәҗәсе билгесе 60 м.
Качелино торак пункты, Казансу елгасы, Арча муниципаль районы (якындагы стационар гидрологик ТР гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе посты Арча шәһәрендә урнашкан, ара 11 км, вакытлы гидропост ).
Факттагы дәрәҗә - 105 см (0см);
Юл полотносын су баса башлау дәрәҗәсе 80 см.
Су баскан очракта тереклек эшчәнлегеннән аерылган торак пунктлар юк. Әйләнеч юллар күздә тотылмаган .
Халыкның тереклек эшчәнлеге мәсьәләләре (янгынга каршы, азык-төлек һәм медицина белән тәэмин итү) күздә тотылган.
Суның юл өстеннән агып чыгуы 25 см тәшкил итә
Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча 2019 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә 43 термик нокта теркәлде, шуларның 13 е расланды: Алексеевск – 1, Алабуга – 4, Түбән Кама – 5, Яңа Чишмә – 1, Зәй районында – 2.
2019 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда 1-3 класслы янгын куркынычы күзәтелә.
4.Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны фаразлау
4.1. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның табигый чыганаклары
2019 елның 23 апреленә федераль урман хуҗалыгы агентлыгы дистанцион мониторингының мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда 1-3 класслы янгын куркынычы күзәтелә.
1 класслы янгын куркынычы ике муниципаль берәмлектә: Әтнә һәм Балтач муниципаль районнарында фаразлана.
2 класслы янгын куркынычы уналты муниципаль берәмлектә: Арча, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Саба, Спас, Теләче, Тәтеш, Питрәч муниципаль районнарында, Казан шәһәр округында фаразлана.
3 класслы янгын куркынычы егерме җиде муниципаль берәмлектә: Әгерҗе, Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында, Яр Чаллы шәһәр округында фаразлана.
Югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы фаразланмый.
Термик аномалия, коры үлән һәм чүп-чар янудан (чыганак – ачык уттан файдаланганда һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә учаклар кабызганда куркынычсызлык таләпләрен бозу, ут төртү, ут белән саксыз эш итү) янгыннар килеп чыгу ихтималы бар.
4.2. Фаҗигаләрнең техноген чыганаклары (гадәттән тыш хәлләр)
Федераль, төбәк һәм республиканың җирле әһәмияттәге автоюлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле юл-транспорт фаҗигаләре белән бәйләнгән вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыга.
Иң куркыныч юл-транспорт фаҗигаләре түбәндәге автомобиль юллары участокларында булып тора:
М-7 «Волга» - 8 участок;
М-5 «Урал» - 2 участок;
Р-239 «Казан-Оренбург» - 2 участок;
Р-241 «Казан - Буа - Ульяновск» - 2 участок;
А-295 «Йошкар-Ола – Яшел үзәннән М-7 «Волга»га кадәр - 1 участок;
А-151 «Цивильск-Ульяновск» - 1 участок.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мич һәм электр җиһазларының төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү сәбәпле техноген янгыннар килеп чыгу ихтималы саклана.
Торак секторда газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә көнкүреш газының шартлау ихтималы яшәп килә.
Потенциаль куркыныч һәм җитештерү объектларында технологик режимны бозу һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәү нәтиҗәсендә авария хәлләре килеп чыгу ихтималы яшәп килә.
4.3. Биологик-экологик һәм социаль вакыйгалар чыганаклары (гадәттән тыш хәлләр)
Ягып җылыту сезонында мичләрдән һәм газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозганда яки алар төзексез булганда, шулай ук гаражларда автомобильләрне җылытканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү шартларында кешеләрнең ис газы белән агулану ихтималы арта.
Талпаннарның активлашу сезоны башлану сәбәпле авырулар килеп чыгарга мөмкин, болар – талпан энцефалиты, боррелиоз.
5. Тәкъдим ителә торган саклык чаралары:
5.1. Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына, җирле үзидарә органнарына, ведомство һәм оешма җитәкчеләренә:
- гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча кирәкле саклык чаралары күрүне оештырырга;
- аварияләр һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көч һәм чараларның әзерлеген тикшерергә;
- шәһәр округлары һәм муниципаль районнар бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә, ихтимал аварияләр һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен билгеләнгән потенциаль куркыныч һәм критик мөһим объектлар, авария-коткару һәм ремонт-торгызу берләшмәләренә күрсәтмәләр бирү һәм аларның әзерлеген тикшерүне оештырырга;
- гадәттән тыш хәлләргә илтифат иткәндә ведомствоара үзара хезмәттәшлекне оештыруга игътибар бирергә;
-торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән бергә көнкүрештә газдан файдалану буенча табигый газ кулланучылар (абунәчеләр) белән аңлату эше үткәрергә, газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану буенча чаралар күрергә;
- хәбәр итү һәм янгын сүндерү системаларының, ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәтләр белән элемтәгә керү чараларының эшкә сәләтле булуларын тикшерергә;
-торак өйләргә һәм социаль инфраструктура объектларына җылылыкны һәм электр энергиясен өзлексез бирүне тәэмин итәргә һәм бу эшкә контрольне оештырырга;
- ТЭК һәм ЖКХ объектларында гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле күләмдә матди-техник чаралар запасын тулыландырып торуга контроль алып барырга;
-вакытлыча урнашу пунктларының, җылыту (мобиль һәм стационар) һәм туклану пунктларының әзерлеген тикшерергә;
-балаларның оештырылган төркемнәрен автомобиль, автобус (мәктәп) транспорты белән ташуга контрольлек итүгә аеруча да игътибар бирергә;
- янгынга каршы куркынычсызлык өлкәсендәге бурычларны хәл итәргә тиешле органнарга янгыннарга юл куймау эшен көчәйтергә;
- автоюлларда юл хәрәкәте, торак секторда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, массакүләм чараларда, су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халык белән аңлату эше оештырырга;
- балалар күпләп була торган ял итү урыннары һәм учреждениеләр җитәкчеләренә һәм оештыручыларына фаразлау мәгълүматын җиткерүгә аерым игътибар бирергә.
5.2 Язгы ташу чорында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тәкъдим ителә торган саклык чаралары
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенә һәм Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте идарәсенә:
- сусаклагыч каскадлары эшчәнлегенә һәм экзоген гологик процессларга контрольне тәэин итәргә;
- су объектлары су саклау зоналарының пычрануына юл куймау һәм ташкын суларның, бигрәк тә сыек калдыклар, чистарту корылмалары районнарында һәм агулы химикатларны саклау, ведомство причаллары, елга транспортын төяү һәм бушату урыннарында, сыйфаты начараюга юл куймау буенча оештыру һәм инженер-техник чаралар үткәрергә.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башлыкларына, җирле үзидарә органнарына:
- вакытлыча урнашу пунктларын вакытында җәелдереп җибәрү буенча чаралар күрергә, санитария таләпләрен үтәргә һәм зыян күргән гражданнарны бөтен кирәкле ярдәм белән тәэмин итәргә;
- торак пунктларның су белән тәэмин итү чыганакларын су басып киткән очракта эчә торган су китерү шартларын тәэмин итәргә;
- икътисад һәм торак сектор объектларын су басып китүгә юл куймау максатында елгаларның ярлардан чыгарга мөмкин урыннарында саклагыч дамбалар ясау буенча кирәкле чаралар күрергә;
Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә, икътисад һәм функциональ подсистемалар объектларының диспетчер хезмәтләренә
- гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча саклык чаралары комплексын үтәүгә контроль оештырырга;
- Татарстан Республикасы белән чиктәш төбәкләр белән ташкынның барышы һәм үсеше турында үзара мәгълүмат алмашуны гамәлгә ашырырга;
- гидротехник корылмаларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү өлкәсендә мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, шулай ук шул мәгълүматны кызыксындырылган министрлыклар һәм ведомстволар белән алмашуны гамәлгә ашырырга;
- сирена җайланмаларының эшкә сәләтен тикшерергә.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгына:
- республика халкына язгы ташу белән килеп туган хәл, язгы ташу белән бәйләнгән гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәр итәргә.
5.3. Янгын куркынычы чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тәкъдим ителә торган саклык чаралары:
Татарстан Республикасы министрлыкларына, ведомстволарына һәм оешмаларына идарә итү органнарының, табигый (урман һәм ландшафт) янгыннар белән бәйләнгән гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә ведомство карамагындагы көчләрнең һәм средстволарның әзерлеген тәэмин итәргә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына
- республика территориясендә урманнарны янгыннардан саклау буенча чараларга контрольне һәм эшләрне оештыруны тәэмин итәргә;
- табигый янгыннар куркынычы булганда һәм килеп чыкканда илтифат итү өчен көчләр һәм средстволарның әзерлеген тәэмин итәргә;
- муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары белән берлектә урман янгыннарын булдырмауга һәм алар белән көрәшүгә юнәлдерелгән оештыру-техник чаралар күрүне тәэмин итәргә;
- урман янгыннарын башлануга ук күреп алуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән оператив чаралар күрүне тәэмин итәргә;
- урман янгыннарын сүндерү өчен янгынга каршы техниканы, транспорт чараларын, коммерция һәм коммерциячел булмаган оешмалар хезмәтчәннәрен һәм урман янгыннарын сүндерү планы нигезендә гражданнарны җәлеп итәргә;
- торак пунктларның урман массивларына тоташып торган чикләре буйларын сөреп чыгуда җирле үзидарә органнарына булышырга;
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенә:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына:
- ведомстволар карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министрлыгының “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык уттан файдалану һәм учаклар кабызу тәртибен раслау турында”гы от 26 гыйнвар, 2016 ел, 26 нчы боерыгын җиткерергә;
- авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм алар янындагы урман массивларында язгы кыр һәм урып-җыю эшләре башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдеререлгән чаралар комплексын гамәлгә ашырырга;
- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үлән, камыл калдыклары һәм агач-куак үсемлекләрен яндырмаска;
- басулар һәм торак пунктларның урман һәм торф массивларына, кыр полосаларына, автомобиль һәм тимер юлларга чиктәш урыннарны сөреп чыгуны оештырырга;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына:
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, җирле үзидарәләре органнарына:
- халыкны, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм матди кыйммәтләрне табигый янгыннар тәэсиренә дучар булган зоналардан эвакуацияләү планнарын ачыкларга;
- вакытлыча урнашу пунктларын вакытында җәелдереп җибәрүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә, санитария таләпләрен һәм зыян күргән гражданнарны бөтен кирәкле ярдәм белән тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә;
- халыкка хәбәр итү системаларының эшкә сәләтен тикшерергә;
- урман янгыннары тәэсиренә дучар булган торак пунктлар янында авиация техникасын куллану ярдәмендә халыкка ярдәм итү өчен вакытлы вертолет мәйданчыклары (мөмкинлек булса) ясарга;
- янгын сүндерү максатларында авыл торак пунктларында һәм алар янындагы территорияләрдә урнашкан тышкы су белән тәэмин итү чыганакларыннан су алу өчен шартлар тудырырга;
- гомуми файдалану территорияләрен беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгынга каршы инвентарь белән тәэмин итәргә;
- торак пунктны тирәли сөреп чыгу, янгынга каршы торак пункт чикләрендә участокларның буеннан-буена чокырлар казу эшләрен оештырырга;
- торак пункт территориясен яна торган калдыклардан, чүп-чардан, коры үләннән чистарту эшләрен оештырырга;
- ирекле янгын берләшмәләрен беренчел янгын сүндерү һәм янгынга каршы инвентарь белән комплектлау эшләрен оештырырга;
- авыл торак пунктларын беренче янгын сүндерү һәм янгынга каршы инвентарь белән тәэмин итү эшен оештырырга;
- җаваплылык зонасы чикләрендә саклык чаралары үткәрүне һәм табигый янгыннар килеп чыгуга юл куймау максатында эшләүче янгын куркынычы хәленә контрольлек итү буенча төркем эшен оештырырга;
- муниципаль берәмлекләр чикләрендә оператив хәлгә анализ ясауны оештырырга, килеп туган хәлне исәпкә алып, торак пунктларны, социаль яктан әһәмиятле объектларны һәм икътисад объектларын саклау өчен көчләрне һәм средстволарны (кирәк булса, аларны арттырырга) яңадан урнаштырырга.
Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә, икътисад объектларының диспетчер хезмәтләренә һәм функциональ подсистемалар объектларына:
- гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү һәм аларның начар нәтиҗәләрен азайту буенча саклык чаралары комплексына контрольне оештырырга;
- космик һәм дистанцион мониторинг барышында ачыкланган термик аномалияләргә (расланган алгоритм нигезендә) вакытында илтифат итәргә, шул исәптән мәгълүматны янгын гарнизоннарына (частьларына), муниципаль берәмлекләрнең гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренә, шулай ук муниципаль берәмлекләр территориясендәге кызыксындырылган федераль башкарма хакимият органнары бүлекчәләренә җиткерергә ;
- Татарстан Республикасы белән чиктәш төбәкләр белән урман янгыннары белән килеп чыккан хәл турында үзара мәгълүмат алмашырга;
- сөйләүче сирена җайланмаларының эшкә сәләтен тикшерергә.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә:
- язгы-җәйге чорда торак пунктларда һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын пропагандалаучы видео- һәм аудиороликлар эшләргә, аларны республика, шәһәр һәм җирле теле- һәм радиоканалларда (“Татмедиа” ААҖ филиалларында) трансляцияләүне оештырырга;
- республика халкына урман янгыннары белән килеп туган хәл турында хәбәр итәргә, торак пунктларда һәм урманнарда янгыннарны, шул исәптән ут белән саксыз эш итү белән бәйләнгән янгыннарны булдырмау мәсьәләләре буенча да.