“Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Демидов мәйданда шимбә өмәсендә катнашты.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән бүген алексеевскилылар Сабантуйны бәйрәм итә торган территорияне җыештырдылар.
Мәйданны чүп-чардан чистартуга район активы, партия әгъзалары, район һәм шәһәр Советы депутатлары, шулай ук хакимият хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре чыкты.
Бердәмроссиялеләр бөтен мәйдан буйлап пакетлар, конфет кәгазьләре,картон, пластик һәм пыяла шешәләр җыеп йөрделәр. Зур чүп-чар: пластик, бүрәнәләр һәм такталар да очрады. Партиялеләр барлыгы бер арба чүп-чар җыйдылар. Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре район башлыгы Сергей Демидов, әлеге экологик акция әйбәт традициягә әйләнеп китәргә мөмкин, - дип билгеләп үтте.
- Район активына өмәдә катнашканы өчен рәхмәт. Без бу урынны бергәләп чистарттык. Озакламый биредә тагын җыелып, сабан бәйрәмендә хезмәтчәннәребезне сәламләячәкбез, - диде Сергей Анатольевич.
Әлеге чара “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик акция кысаларында узды.