Илебезнең иң мөһим бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан район башлыгы Сергей Демидов сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре янына барды.
Муниципалитет башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән - бәйрәм пакетлары, шулай ук район хакимиятеннән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Миронов Михаил Викторович һәм сугыш ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Гаранина Антонина Никоноровна янына бардылар.
– Сугыш башланганда мин бишенче сыйныфка киткән идем, - дип искә ала Антонина Никоноровна. – Сугышның беренче көннәреннән үк без, мәктәп балаларын, колхоз басуларына борчак җыярга җибәрделәр. Без госпитальгә йөрдек, анда яралыларга хатлар яздык, китаплар укыдык һәм алар каршында чыгыш ясадык.
Ветераннар, алдыгызда баш иябез!