Правослау бәйрәмендә (Ходайның Иерусалимга керү көне) дингә ышанучылар Воскресение чиркәвен тутырып килгән иделәр.
Бу бәйрәм көнендә мәхәллә кешеләре тал песие ботаклары тотып, гыйбадәт кылырга килделәр. Әлеге бәйрәмнең символы булып пальма ботаклары тора, алар белән Иисус Христосны (Гайсә пәйгамбәрне) Иерусалимга кергәндә каршы алганнар.
Бу көнне йөзгә якын мәхәллә кешесе үзләрен аруландырып, христианнарның төп бәйрәмнәреннән берсе – Олы көнне каршыларга әзерләнә. Мәхәллә кешеләрен бәйрәм белән Алексеевск округы рухание, протоиерей Павел Чурашов котлады, кичке гыйбадәттә тал песие ботаклары аруландырылып, мәхәллә кешеләренә таратылды.