18 апрельгә 15 мең гектардан артык җир тырмаланды. Басуларда 111 агрегат эшли.
“Родина” колхозы туфрак эшкәртүдә алда бара, биредә 1670 гектар тырмаланган инде, бу планның 66% ын тәшкил итә. Шулай ук “КШ-Агро” хуҗалыклары да әйбәт темп җыйдылар, монда 7 мең гектарга якын җир тырмаланган.
“Алексеевск” халык предприятиесендә басуларда 21 агрегат эшли, алар өч мең гектардан артык туңга сөрелгән җирне эшкәрткәннәр. Язгы кыр эшләренең барышын хуҗалык белгечләре күзәтеп тора. Икътисадчы Елена Макарова, хисапчы Екатерина Гордеева һәм агроном Степан Скворцов механизаторлар Алексей Денисов, Алексей Кузьминй һәм Иван Сапожниковның (рәсемдә) көнлек эш башкару нормаларын бәялиләр.
Күпьеллык үләннәрне тырмалау «ВЗП Төньяк» (1089 га), «ВЗП Биләр» (784 га) хуҗалыкларында, «Алга» (770 га) һәм «Родина» (800 га) колхозларында, Хәмитов Р.М крестьян-фермер хуҗалыгында (320 га) төгәлләнде. «ВЗП Көньяк Алексеевск» (74 %) төгәлләнеп килә. Тулаем алганда, район хуҗалыклары 7,5 мең гектарда күпьеллык үләннәр тырмалауны төгәлләделәр.
Моннан тыш, районда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәргә “КШ-Агро”ның барлык бүлекчәләрендә, шулай ук “Элита”да һәм Хәмитов Р.М крестьян-фермер хуҗалыгында ашлама кертүне төгәлләделәр. Барлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда 8,5 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылды, бу планның 86% ын тәшкил итә. Ә “Родина” колхозы 800 гектар мәйданда көзге культураларны өстәмә тукландыруны тулысынча төгәлләде.