Алексеевскида өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының утырышы булды. Утырышта муниципалитет башлыгы Сергей Демидов рәислегендә 2018 елда Алексеевск муниципаль районы бюджетының үтәлеше, 2018 елда Алексеевск муниципаль районы контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, шулай ук 2018 елда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырышта коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Утырыш азагында район башлыгы мактаулы бүләкләр тапшырды.