Алексеевскида алдан тавыш бирүдә катнашучыларның район халкы белән очрашуы
17 апрельдә балалар сәнгать мәктәбендә “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы булды.
Җыелучыларны партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов сәламләде. Ул залда утыручыларга алдан тавыш бирүнең әһәмияте турында сөйләде һәм “Бердәм Россия” - илдә үз кандидатураларын алдан тавыш бирү юлы белән күрсәтүче бердәнбер партия, дип билгеләп үтте. Праймерз йомгаклары буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген төзелде. Очрашуда катнашу өчен өч кандидат - “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Бариев Динар Раил улы, “Алексеевскдорстрой”ААҖның инфраструктур үсеш буенча директоры Вәлиев Фоат Вәли улы, “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге “ коммерциячел булмаган партнерлык башкарма директоры Романов Дмитрий Сергеевич гариза бирде.
Очрашуда шулай ук Әлки һәм Чистай районнары делегациясе дә катнашты. Җыелучыларны социаль юнәлештәге мәсьәләләр – территорияләрне төзекләндерү, торак-коммуналь өлкә реформалары һәм күп кенә башка мәсьәләләр борчыды. Булачак кандидатлар барлык сорауларга һәм тәкъдимнәргә җентекле җавап бирделәр.
“Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү 26 майда булачак. Алексеевск районында барлыгы сигез санау участогы ачылачак.
Алдан тавыш бирү турында тулы мәгълүматны PG.er.ru. сайтыннан белергә була.
Алексеевск районы кешеләрен алдан тавыш бирү кысаларында чараларда актив катнашырга чакырабыз.