Алексеевск районы хуҗалыклары туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга керештеләр.
17 апрельгә 9,5 мең гектар тырмаланды. Басуларда 170 агрегат эшли. Туфрак эшкәртүдә “Родина” колхозы алда бара, биредә 1250 гектар тырмаланган инде, бу планлаштырылганның 50% ын диярлек тәшкил итә. Шулай ук “КШ-Агро” хуҗалыклары да әйбәт темп җыйдылар. Биредә 4180 га (планлаштырылганның 20%ы) тырмаланган.
"Алексеевск" халык предприятиесе басуларында 21 агрегат эшли, алар 2100 гектар җир эшкәрткәннәр. Икътисадчылар һәм хисапчылар механизаторларның көнлек эш башкару нормасын югары бәялиләр.