15 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм “2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда республиканың башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеге турында хисапны тыңладылар, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
«2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2019 елның I кварталында үтәү нәтиҗәләрен Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Ул төп икътисадый күрсәткечләргә тукталды, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның барлык төбәкләре арасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 4 нче урынны алды, дип билгеләп үтте. Шушы елның I кварталында 42 млрд. сумлык продукция җитештерелде, бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк.
Авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, дәүләт программасының төп бурычы - авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру. ТР Президенты кушуы буенча бу юнәлешне республикада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4,5 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар, алар республика авыл хуҗалыгы производствосының яртысын тәэмин итә. Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен ел саен төбәк бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә, бу аларның динамикалы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Чыгыш барышында авыл хуҗалыгы министры аерым сәүдә челтәрләренең монополияләшүенә игътибар итте, аларның киштәләрендә җирле җитештерү продукциясен сирәк очратырга мөмкин.
Утырыш эшендә шулай ук Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Лисин катнашты.
«Чаллы икмәге» ЯАҖ генераль директоры, депутат Рафаэль Юнысов, теманы үстереп, игътибарны сәүдә челтәрләренең икмәк-күмәч продукциясенә бәяләрне 100 процент арттырып куюларына юнәлтте. Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуны Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырга һәм аннары сәүдә оешмалары өчен иң чик арттыруларны билгеләү өчен федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә, дигән тәкъдим керттеләр