Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2019 елның 18 апрелендә иртәнге 10 да гамәлдәге законнарның санитария-саклау зоналарын оештыру һәм урнаштыру, “Санитария-саклау зоналарын урнаштыру һәм санитария-саклау зоналарында урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану кагыйдәләрен раслау турында”гы РФ Хөкүмәтенең 2018 ел, 3 март, 222 нче карарын куллану темасына семинар-киңәшмә үткәрә. Киңәшмә Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129 нчы йортта актлар залында булачак.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары М.В.Трофимова үткәрәчәк.