Татарстан Республикасы территориясендә  махсус янгынга каршы режим урнаштыру турында

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсенең  күтәрелүе уңаеннан, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы 21 декабрь, 1994 ел,  69-ФЗ санлы Федераль законның 39 маддәсе һәм “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы 18 май, 1993 ел,  1866-XII санлы Татарстан Республикасы Законының 25 нче маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә:

1. 2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  махсус янгынга каршы режим урнаштырырга.

2. Махсус янгынга каршы режим  чорында түбәндәгеләрне эшләү тыела:

 - коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;

- ачык утта (учакларда, мангалларда)  ризык әзерләү,  урман  янгыннары куркынычына дучар ителгән территорияләрдә, бакчачылык-яшелчәчелек ширкәтләрендә, балалар сәламәтләндерү  лагерьларында, икътисад, урманнар белән янәшәдә урнашкан сәламәтләндерү объектларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торф участокларында һәм урман массивлары белән янәшәдәге ачык территорияләрдә   1 – 3 класс куркынычлы пиротехник әйберләр куллану.

3.  Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына:

  - ведомство карамагындагы территорияләрне коры үләннән һәм чүп-чардан чистарту буенча чаралар күрергә;

 - баланста торучы тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының эшкә сәләтен тикшерергә;

 - махсус янгынга каршы режим чорында  янгын куркынычы китереп чыгаручы эшләрне чикләргә.

4. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына:

- кисәтүче янгын-профилактика чаралары комплексын планлаштырып үткәрергә;

-  табигый янгыннарны  булдырмау һәм аларга оператив төстә илтифат итү буенча маневрлау  һәм патруль-контроль төркемнәре эшен булдыру һәм оештыру  турында нигезләмәне эшләп,  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә җибәрергә;

  • торак пунктларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә проблемалы мәсьәләләрне һәм мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларында   яктыртырга, шулай ук  янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка хәбәр итәргә.

5. Тәкъдим итәргә:

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм  табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен  бетерү буенча министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенә:

  •  урман янгыннары куркынычына дучар булган торак пунктларның паспортларын эшләүдә җирле үзидарә органнарына консультация һәм методик ярдәм күрсәтергә;
  • табигый янгыннардан торак  пунктларны, икътисад объектларын саклауны контрольгә алырга, шулай ук  табигый янгыннарның чыганакларын вакытында ачыклау һәм аларны ачыклаган көндә бетерү эшен оештырырга;

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Янгынга каршы режим турында”гы 25 апрель, 2012 ел, 390 санлы карары, шулай ук Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм  табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен  бетерү министрлыгының  “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык уттан файдалану һәм учаклар кабызу тәртибен раслау турында”гы от 26 гыйнвар, 2016 ел,  26 нчы боерыгы белән расланган Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен исәпкә алып, коры үләннәрне яндыру тәртибен аңлату эше оештырырга;

  • бакчачылык һәм яшелчәчелек  ширкәтләре территорияләрендә янгынга каршы хәлне тикшерергә;
  • комсмик мониторинг чаралары белән ачыкланган янгыннар (термик нокталар) турында сигналларга вакытында илтифат итәргә.

 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башлыкларына:

  •   торак пунктларда янгыннан  саклануга юнәлдерелгән, шул исәптән чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыклар, материаллар урыннарын билгеләү һәм аларны яндыру ысуллары буенча муниципаль хокук актлары кабул итәргә;
  •  табигый янгыннарны булдырмау һәм аларга тиз арада илтифат итү буенча маневр ясау һәм патруль-контроль   төркемнәре эшен булдыру һәм оештыру  турындагы Нигезләмә  нигезендә һәр авыл җирлегендә маневр ясау һәм патруль-контроль   төркемнәре булдырырга һәм аларның эшен оештырырга, әлеге төркемнәрнең эш графикларын эшләргә, аларны янгын куркынычы сезоны җиткәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тәкъдим итәргә;
  • язгы-җәйге янгын куркынычы чорында халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау  эшен планлаштырып  үткәрергә, әлеге юнәлештә массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергәләп эш итәргә;
  • янгын куркынычы чоры җиткәнче  торак пунктларны һәм  икътисад объектларын табигый янгыннардан саклау буенча барьерлар ясау, территорияләрне чүп-чардан һәм коры үләннәрдән чистарту эшләрен тәмамларга;

 

  • гадәттән тыш чараларны  булдырмау һәм бетерү,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр утырышларында торак пунктларның янгын куркынычсызлыгы торышы турындагы мәсьәләләрне карарга;

 

  • табигый янгыннарны сүндерүгә көчләрнең һәм средстволарның  әзерлеген тикшерергә;

 

  •  ирекле һәм муниципаль янгын каравылы әгъзаларының урман янгыннары көчәйгән чорда тәүлек әйләнәсе кизү тору, шулай ук янгыннарны сүндерү  өчен су сибү һәм башка техниканы җәлеп итү планнарын төзергә;

 

  •  табигый янгыннар белән бәйләнгән  гадәттән тыш хәлләрне бетерү, торак пунктларны, икътисад һәм социаль  инфраструктура объектларын  урман янгыннарыннан саклау буенча эш-гамәлләрне өйрәнергә;

 

  • табигый янгыннар килеп чыккан очракта  халыкка хәбәр итәргә һәм аны эвакуацияләргә;

 

  • янгын куркынычы чорында кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларының эшкә әзерлеген тикшерергә;

 

  • эвакуацияләнгән халыкның беренче чираттагы тереклеген тәэмин итү планнарын эшләргә;

 

  •  кешеләргә янгын турында хәбәр итү чараларының тотрыклы эшләвен  тәэмин итәргә;

 

  • табигый янгыннар килеп чыгу куркынычы булганда  “күтәренке әзерлек” һәм (яки) “гадәттән тыш хәл” режимнарын вакытында кертүне тәэмин итәргә.

 Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек  буенча  Федераль хезмәт идарәсенә, “Түбән Кама” милли паркы һәм  Идел-Кама  дәүләт биосфера тыюлыгы җитәкчеләренә:

  • янгын куркынычы сезоны җиткәнче  махсус урман янгыннары техникасын һәм җиһазын төзек хәлгә китерергә, аеруча да саклана торган табигый территорияләр чикләрендә янгынга каршы профилактик  чаралар комплексын вакытында үтәүне тәэмин итәргә;
  •  республика җирле үзидарәсе органнарына урман массивларына терәлеп тора торган торак пунктлар чикләрен  сөреп чыгарга;
  •  янгыннарның һәр факты турында оператив мәгълүматны  Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы һәм Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына китерергә;

- Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалына    янгын куркынычы сезоны җиткәнче  тимер юл отводлары полосаларында янып китү очраклары турында янгынга каршы профилактик чаралар комплексының вакытында үтәлешен   тәэмин итәргә, шулай ук тимер юл отводлары полосаларында янып китү очраклары турында оператив мәгълүматны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы һәм Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына китерергә;

 6. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгына:

 - муниципаль берәмлекләр  башкарма комитетлары белән берлектә урман янгыннарын булдырмауга һәм аларга каршы көрәшүгә  юнәлдерелгән оештыру-техник чаралар үткәрергә;

-  урман массивларында һәм алар янында урнашкан табигый һәм ясалма сулыклардан су алу  мәйданчыкларын җиһазлауны дәвам иттерергә;

-  урман янгыннарын башлангыч стадияләрендә үк ачыклауга  һәм бетерүгә юнәлдерелгән оператив чаралар күрергә;

-  урман янгыннарын сүндерү өчен янгынга каршы техниканы, транспорт чараларын, шулай ук коммерция һәм коммерциячел булмаган оешмалар, гражданнарны урман янгыннарын сүндерү планы нигезендә җәлеп итәргә;

- республика җирле үзидарәсе органнарына    торак пунктларның урман массивларына терәлеп торган чикләрен сөреп чыгуда ярдәм итәргә.

Янгын куркынычы сезоны җиткәнче:

  • урман фондында эшләр башкаручы ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның  урман янгыннарын сүндерүгә көчләре һәм средстволарының әзерлеген тикшерергә;
  • нормалар нигезендә янгын-химик станцияләрне эшләүчеләр составы белән тулыландырып бетергә, эшләүчеләр составын укытуны оештырырга;
  • Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы  «Урман хуҗалыгы» учреждениеләренең махсус урман сүндерү техникасын һәм җиһазларын кышкы саклаудан соң техник яктан төзек хәлгә китерергә;
  •  урманнарга самолеттан патрульлек итү чараларын гамәлгә ашыруга  контракт төзергә.

 

 7. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына торак пунктларда һәм урман массивларында янгыннар килеп чыгуны булдырмау максатында чаралар күрергә:

 

  • ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге  һәм запас җирләрдә  ачык уттан файдалану һәм учаклар кабызу тәртибен  раслау турында”гы 26 гыйнвар, 2016 ел, 26 нчы боерыгын җиткерергә;
  • авыл хуҗалыгы оешмалары һәм  фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге   җирләрдә һәм  алар янындагы урман массивларында  язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен  үткәргәндә урманнарда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләренә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруга;
  •   басулар һәм торак пунктларның урманнарга һәм торф массивларына, дала полосаларына, автомобиль һәм тимер юлларга якын җирләрен сөреп чыгарга;
  • авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары территорияләрен  чүп-чардан һәм коры үләннәрдән чистартуга, авыл хуҗалыгы берләшмәләре балансында торучы  янгын һәм  янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техниканың тәүлек әйләнәсе кизү  торуын оештырырга, шулай ук төзек булмаган янгын сүндерү техникасын ремонтлауга;

8. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук  Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек  буенча  Федераль хезмәт идарәсенә тәкъдим итәргә:

- 2019 елның 30 апреленнән 10 маена кадәр  урман-парк  зонасына һәм гражданнар күпләп ял итә торган урыннарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча патрульлек итәргә;

- халыкка  урман янгыннары белән бәйләнгән гадәттән тыш   куркыныч булганда һәм килеп чыкканда  эш итү алгоритмы буенча халыкка хәбәр җиткерүне оештырырга;

- халык арасында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша  язгы-җәйге чорда торак пунктларда һәм урманнарда янгыннарны булдырмау мәсьәләләре буенча максатлы эш оештырырга;

- җыеннарда  янгыннарны сүндерү һәм гадәттән тыш зонадан эвакуацияләү эшенә өйрәтү  буенча гражданнар белән дәресләр үткәрергә;

- муниципаль, ведомство, шәхси һәм ирекле янгын берләшмәләренең , янгын-химик станциянең һәм урман хуҗалыкларының табигый янгыннарның торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчү куркынычы булганда практик эшен өйрәнеп,  әзерлеген тикшерүне оештырырга;

 9. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына   урман-парк зоналарына һәм гражданнарның күпләп ял итү урыннарына патрульлк итү чорында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук  Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек  буенча  Федераль хезмәт идарәсенә законда каалган тәртиптә  ярдәм итәргә тәкъдим итәргә.

10.  Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына:

- янгын куркынычы сезоны җиткәнче  отвод полосаларын һәм  төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын  төзекләндерү элементларын янгыннан саклау буенча  кирәкле чаралар күрергә;

 - юл буйларын, сөзәк җирләрне һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын  чүп-чардан, кирәкмәгән үләннән һәм агач-куаклардан гел чистартып торырга.

 11. “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  республика агентлыгына:

- язгы-җәйге чорда   торак пунктларда һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын пропагандалаучы видео- һәм аудиороликлар эшләргә, аларны республика, шәһәр һәм җирле теле- һәм радиоканалларда (“Татмедиа” ААҖ филиалларында) трансляцияләүне оештырырга;

 

  • массакүләм мәгълүмат чараларында  “Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы” кисәтә дигән  профилактик рубрика оештырырга, анда халыкның үз-үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен бастырырга;

 

12. Балансларында урман янгыннары куркынычына дучар булган балалар сәламәтләндерү  лагерьлары тора торган   министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар  җитәкчеләренә :

 - лагерьның вазыйфаи затлары арасыннан янгынны вакытында ачыклау өчен  патруль төркемнәре булдырырга;

- җирле үзидарә органнарына, Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын килеп чыгу турында хәбәр итү тәртибен эшләргә;

 - табигый (урман) янгыннар килеп чыккан очракта  хәбәр итү һәм балаларны лагерь территориясеннән эвакуацияләү тәртибен эшләргә;

13. Әлеге карарның үтәлешенә конторльлек итүне Татарстан Республикасы Гражданннар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләргә.

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры                                             А.В.Песошин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International