Һава торышы көйсезлекләре комачауламас

2012 елның 6 июле, җомга

Егерме өченче июньдә безнең Лебедино авылында зур сөенеч булды, Изге Троица чиркәвенә – асфальт юл,
ә аның тирәсенә җәяүлеләр сукмагы түшәлде.

Эш бик кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы башкарылды. Хәзер безнең авыл кешеләренә һәм чиркәүгә йөрүчеләргә һава торышының бер генә көйсезлеге дә комачауламас: елның теләсә кайсы вакытында чиркәүгә килеп, гыйбадәт кыла алачакбыз.
Изге Троица мәхәлләсе игелекле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улына, территорияне төзекләндерүдә катнашкан “Алексеевскдорстрой” ААҖ эшчеләренә рәхмәт әйтә, барыгызга да нык сәламәтлек, тормышыгыз һәм эшегездә зур уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International