Айрат Хәйруллин: “Авыл хуҗалыгы җирләрен әрәм-шәрәм итәләр, ә өлеш хуҗалыкларын үз милекләренә җир алу хокукыннан мәхрүм итәләр
Дәүләт Думасына “Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында”гы законга үзгәрешләр турында закон проекты кертелде
Документта өлеш милкендә катнашучыларның гомуми җыелышына үз җир өлешләрен алмаган һәм файдаланмаган гражданнарның исемлеген мөстәкыйль төстә раслау хокукы бирергә тәкъдим ителә.
1991 елда колхозларны, совхозларны үзгәртеп кору һәм дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хокукыйлаштыру турындагы нигезләмә буенча җир һәм бөтен милек хезмәт коллективларының шәхси микенә тапшырылды һәм колхоз-совхоз эшчәннәре арасында өлешләргә бүленде.
Ләкин гражданнарга җир кишәрлекләрен түгел, ә алар бу җир өлешләрен дәүләттән үз милекләренә алалар, дигән таныклыклар бирелде. Бүгенге көндә бу җирләргә хокукларны юридик яктан рәсмиләштерү процессы җиңел түгел, һәм шуңа күрә күп кенә кешеләр аны төгәлли алмыйлар, бу җирләрне эшкәртергә җыенмаучылар да байтак, шуңа күрә алар ташландык хәлдә яталар, - дип аңлатты аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары.
Бүген юридик яктанрәсмиләштерелеп,барлыгы авыл хуҗалыгы җирләренең 20 процентка якыны, ягъни 1991 елда җир өлешләренәтаныклыклар алган, үз хокукларын рәсмиләштергән 12 милллион гражданның нибары 4 миллионы гына кадастр исәбенә куелган.
Әгәр закон проекты кабул ителсә, җыелыш шулай ук алынмаган өлешләрдән җир кишәрлекләрен межалау һәм формалаштыру, кишәрлекләрне кадастр исәбенә кую, шулай ук бу җирләрне муниципалитетларга бушлай нигездә тапшыру турында карар кабул итү хокукын алачак, - дип билгеләп үтте ул.
Хәзер җир кишәрлекләрен формалаштыру һәм алынмаган җир өлешләреннән барлыкка килгән кишәрлекләрне исәпкә кую суд органнары аша гына мөмкин.