“Бердәм Росмия” партиясенең җирле бүлекчәләрендә район халкы мөрәҗәгатьләренә анализ ясадылар һәм җыештыру өчен участоклар сайлап алдылар. Алексеевскида бердәмруслылар бүген Җиңү паркында шимбә өмәсе үткәрделәр.
- Шимбә өмәләренә без һәр елны чыгабыз. Безгә район кешеләре мөрәҗәгать итеп, билгеле бер участокта тәртип урнатыруны сорыйлар. Без участокны кайчак үзебез сайлап алабыз. Кагыйдә буларак, болар - алексеевскилылар өчен популяр ял итү урыннары, - дип сөйләде “Бердәм Россия” партиясе җирле башкарма комитетының башкарма секретаре Мария Долганова.
Паркны җыештыруга партиянең Алексеевск бүлекчәсе, “Кама” һәм “Үзәк микрорайоннарының башлангыч оешмалары активистлары, Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары һәм “Бредәм Россиянең яшь гвардиясе” активистлары чыкты.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә республика күп көч һәм средство кертте. Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыштан соң халык белән барлык объектларны – паркларны, скверларны, яр буйларын тәртипкә китерергә, аларны чистартырга, аларның нинди хәлдә булуларын, нәрсәнең ремонтлауга мохтаҗ булуын ачыкларга кушты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова болай диде:
- Парклар һәм скверлар - тормыш өчен уңайлылыкны билгеләүче бердәнбер нәрсәләр түгел. Без тулаем бөтен шәһәр мохитенә: юлларның, урамнарның чисталыгына һәм торышына, төзекләндерүгә, җыештыруга һәм ишегалларының чисталыгына һәм тиешле тәртиптә булуына игътибар бирергә, халыкның конкрет проблемаларын һәм көнүзәк ихтыяҗларын һәр муниципалитет, шәһәр һәм бистә дәрәҗәсендә күзәтеп торырга һәм андый ихтыяҗларга илтифат итәргә тиешбез.
“Бердәм Россия” партиясенең РФның барлык төбәкләрендә апрель-майда “Чиста ил” проекты кысаларында узачак шимбә өмәләрендә 900 дән артык кеше катнашуы көтелә.