"Гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклау"   "кайнар линия" телефоны

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында халык өчен «кайнар линия» телефоны ачылачак.

Гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.

Консультация  вакыты: иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International